Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 гыйнвар 2023, 13:08

Серләрне сатучы

Абонентларның шалтыратуларын саткан егеткә хөкем карары чыккан.

itarifs.ru Серләрне сатучы
Серләрне сатучыФото:itarifs.ru

Сибай шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек егетне абонентларның шалтыратуларын сатканы өчен хөкем иткәннәр.

Егет кәрәзле элемтә операторы булып эшләгән. Аның бөтен шалтыратуларны карарга мөмкинлеге булган.

2021 елда егет акчага абонентларның үзара язышулары һәм телефон аша сөйләшүләренең бөтен нечкәлекләрен сата башлый. Җитәкчеләре моны сизеп калгач та аны эшеннән куалар һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр. Җинаять эше ачыла.

Егет судта үз гаебен тулысынча таныган һәм аны 2,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ике ел ярым эчендә ул башкача хокук бозмаса, төрмәгә утырмый. Әгәр инде тәүбә итмәсә, тимерчыбыклы зинданга озатачаклар.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: