Җинаять һәм җәза
23 гыйнвар 2023, 07:40

Улыннан котылыр өчен киллер яллаган

Ана кешене бу адымга нәрсә этәргән?

ShutterstockShutterstock
Фото:Shutterstock

Һиндстанның Андхра-Прадеш штатында бер ана үзен даими рәвештә тукмаган эчкече улыннан котылыр өчен киллер яллаган.
Вира Венката әнисенә хатыны белән талашкач күченгән. Ул гел исереп кайтып әнисен кыйнаган. Хатын тукмалып яшәп арыган һәм улын үтертер өчен туганыннан киллер яллауны үтенгән. Туганы киллер тапкан. Киллер 130 мең рупийга (110 мең сум) заказны үтәргә ризалашкан. Җинаятьтәше белән бергә киллер Венкатага тимер юлда һөҗүм итә һәм аны җитди җәрәхәтли. Алар, эчкече ирне үлгән дип уйлап, качканнар.

Әмма тимер юл хезмәткәре рельсларда яткан Венкатаны табып ала һәм дәваханәгә илтә. Шулай итеп, ир исән кала. Полиция җинаятьчеләрне тота һәм улын үтерергә заказ ясаган ананы тоткарлый. Сорау алганда хатын барын да түкми-чәчми сөйләп биргән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас