

Үткән ялларда Уфада Рыльский урамында яшәүче 10 яшьлек кызга йорт подъездына кергән вакытта билгесез ир һөҗүм иткән дигән хәбәрләр һәм видеоязмалар таралган иде. Һөҗүмчегә подъездда лифт чакырып торучы кешеләр комачаулаган. Ул арада кызга бәйләнгән ир качкан. Кыз бала да тизрәк лифтка утырып фатирына менеп китә. Һөҗүм итүче иркызның телефонын урларга теләгән. Бәхеткә, кыз бала зыян күрмәгән.
Бүген “Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы ирне тоткарлаулары турында хәбәр иткән.
Дөрес булса, ирне тоткарлауда ризык ташучы курьер булышкан. Имеш, ул тукталышта һөҗүм итүчегә охшаган ирне күреп калган. Автобуска утырып киткән ир турында курьер полициягә хәбәр иткән. Чираттагы тукталышта полицейскийлар шикләнелүчене тоткарлаган.