Җинаять һәм җәза
23 гыйнвар 2023, 10:47

Өч баласын ташлап Татарстанга качкан

Хәсрәт-атаны күрүче булмадымы?

Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсеннән.Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсеннән.
Фото:Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча идарәсеннән.

Башкортстанда Туймазы шәһәре һәм районының  суд приставлары балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгәне өчен 35 яшьлек Руслан Лотфуллинны эзләүгә биргән. Октябрьскийда туып-үскән ир үзенең 2011, 2013 һәм 2016 елгы балаларын матди ярдәмсез калдырган. Суд алимент түләү турында карар чыгаруга карамастан, бурычлы ир аны үтәми.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир суд приставлары хезмәтенә  килмәгән, озак вакыт качып йөри, соңгы яшәгән урыны буенча аны таба алмыйлар. Дөрес булса, бурычлы ата Татарстан территориясендә качып ята, ул анда фатирда тора. Машиналар ремонты белән шөгыльләнүе бар.

“Югарыда язылган кешенең кайда икәнлеген белүче булса, Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча дежур частена хәбәр итү сорала. Телефоннар: 8 (917) 796 48 43, 8 (347) 273-56-40”, – дип мөрәҗәгать итәләр суд приставлары хезмәтендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас