

Мошенниклар гади кешеләрне алдауның төрле юлларын белә. Алар кешенең тиз ышанучан, йомшак булуына исәп тота.
Кешене алдау юлларының берсе - “туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан” дип атала. Шушы көннәрдә Башкортстанда әлеге схема буенча эшләүче ике мошенникны тоткарлаганнар.
Удмуртиядә яшәүче, моңа кадәр хөкем ителгән 18 һәм 24 яшьлек ир-атлар Күмертау шәһәрендә 82 һәм 87 яшьлек ике пенсионердан алдап, 500 мең сум акча урлаган. Тик боларны шунда ук полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Мәгълүматлар буенча, бу мошенниклар Күмертауга Оренбургтан килгәннәр. Башта бер пенсионердан алдап, 200 мең сум акча алганнар. Бераздан 300 мең сум акчасын боларга чыгарып биргән тагын бер пенсионер мошенниклар корбаны була....
Полицейскийлар яшь мошенникларны алдап алган акчаларын банк исәбенә күчерергә җыенганда тоткарлаган. Тегеләре качарга маташкан, тоткарлаганда полиция хезмәткәрләренә каршы торганнар.
Урланган акчалар хуҗаларына кайтарып бирелгән. Мошенниклык факты буенча ике җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләр тоткарланган.