Җинаять һәм җәза
20 гыйнвар 2023, 09:00

Фатирның элекке хуҗалары чыгып киткәндә бар нәрсәне тар-мар иткән

Стеналары гына калган...

Фатирның элекке хуҗалары чыгып киткәндә бар нәрсәне тар-мар иткәнФатирның элекке хуҗалары чыгып киткәндә бар нәрсәне тар-мар иткән
Фатирның элекке хуҗалары чыгып киткәндә бар нәрсәне тар-мар иткән

Башкортстанда Бөре районара суды шушы район кешесенең дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады. Иркәй фатирын тар-мар итүдә гаепле кешеләрдән  зыянны каплауны таләп итә.

    Эш шунда – ир 2021 елның апрелендә  торг аша  арест салынган фатир сатып алган. Фатирның элекке хуҗалары – өч  кеше – озак кына вакыт анда законсыз яшәүне дәвам иткәннәр әле. Яңа хуҗа сатып алынган торагына башта керә дә алмаган.

     Аптырагач, яңа хуҗа тегеләрне  торактан суд аша  чыгарган, суд аша исәптән төшергән. Ниһаять, тегеләр  2022 елның сентябрендә генә фатирдан чыгып киткәннәр.  Әмма! “Чыгып китәр алдыннан фатирда бар нәрсәне тар-мар иткәннәр:  тәрәзә рамнарын, ишекләрне куптарып алганнар,  сантехниканы ватканнар, электр розеткаларын эштән чыгарганнар,” дип хәбәр итәләр судның матбугат хезмәтендә.

     Зыян күргән ир  салынган зыянны каплау өчен суд аша элекке хуҗалардан  246 мең сум  түләтүне сораган. Шул исәптә – 29  мең сум суд чыгымнары,  5 660 сум – дәүләт  пошлинасы.

      Гаепләнүчеләр, алдан чакыру кәгазе алсалар да, суд утырышына килмәгәннәр. Нәтиҗәдә, суд дәгъвачының  таләпләрен тулысынча канәгатьләндергән. Суд карары үз көченә кермәгән әле.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас