

Табибның авырткан кулы аркасында Кубаньдә яшәүче хатынга сәламәтлеге буенча каралган кесарев кисемен ясаудан баш тартканнар.
Вакыйга Абинск шәһәрендә булган. Тулгаклары башлангач, хатынны үзәк район дәваханәсенә алып килгәннәр. Хатын йөклелек вакытын җиңел үткәргән, әмма баланы якты дөньяга тудыру авыр була, туачак нарасыйга гипоксия яный. Әмма табиблар әллә ни хафаланмый, киресенчә, алар еш кына тәмәке тартырга чыгып йөргәннәр.
“Бала үле туды. Бу уңайдан табиблар кесарев кисеме ясарга тиеш булган дип исәплим, чөнки сабый карында буылып үлә, аңа кислород җитешми”, – ди үле бала тапкан хатынның ире.
Бу хәлдән соң ир белән хатын Русия Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итә. Үткәргән экспертиза нәтиҗәләре баланың чынлап та вакытында ярдәм күрсәтелмәү сәбәпле үле тууын дәлилли. Суд утырышы барышында баласын югалткан хатынны дәвалаучы табиб операцияне кулы авыртуы сәбәпле ясамавын әйтә. Дәваханәнең бүлек мөдире белән бергә ул җинаять һәм гражданлык эше буенча уза. Шикләнелүчеләрдән 25 миллион сум әхлакый зыян таләп итәләр.
Чыганак: lenta.ru