Җинаять һәм җәза
19 гыйнвар 2023, 06:38

Мәдәният йорты һәм китапханә директорларын эштән алганнар

Ни сәбәпле?

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Шаран районы прокуратурасы ришвәтчелеккә каршы законнарның үтәлешен тикшерде.   Район мәдәният йорты һәм үзәк китапханә җитәкчеләренә “мошенниклык” маддәсе буенча чыгарылган хөкем карарлары прокурор тикшерүенә сәбәпче булган. Мәдәният хезмәткәрләре шартлы рәвештә бер елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.  

Гаепләнүчеләр законсыз рәвештә  үзләренә гомум алганда 650 мең сумнан артыграк күләмдә дәртләндерүче премияләр язган. Тагын бер бюджет учреждениесе  җитәкчесе  шәхси транспортын заправкалар өчен  эш ягулык картасын кулланган.

“Бу уңайдан прокуратура район  хакимияте башлыгы адресына ышанычны югалту сәбәпле вазифа биләүче затларны эштән чыгару мәсьәләсен карау таләбен кертте. Нәтиҗәдә  бу җитәкчеләр белән хезмәт килешүләре өзелде”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас