Җинаять һәм җәза
19 гыйнвар 2023, 06:59

"Без күрмәгән өлкә юк"

Ел саен гыйнвар аенда Русия прокуратурасы һөнәри бәйрәмен билгели. Быел безнең илдә прокуратура оештырылганга 301 ел тулды. Заманында аны Петр I карары белән, 1722 елда оештырган булганнар.  Уфа шәһәренең Киров районы прокуроры вазифаларын башкаручы Руслан Шамил улы Усманов белән очрашып, былтыргы елга байкау ясадык.

"Без күрмәгән өлкә юк""Без күрмәгән өлкә юк"
"Без күрмәгән өлкә юк"

 

  • Руслан Шамилевич, былтыр сезнең өчен нинди сораулар һәм мәсьәләләр өстенлекле булды?
  • Русиядә прокуратураны оештырганда, Петр I сенаторларга генерал-прокурорларны тәкъдим иткәндә: “Бу минем күзләрем, мин сезне алар аша күреп торачакмын”, - дигән. Петр I карары белән прокурор сенатның эшчәнлеген тикшереп, контрольда тотарга тиеш булган.

Дәүләт системасы үзгәреп торса да прокуратураның максатлары, бурычы  беркайчан да үзгәрмәгән. Бөтен заманнарда да прокуратура кешеләр өчен иң авыр вакытларында өмет белән бара торган бердәнбер орган булып калган. Прокуратура өчен бүгенге көндә дә беренче чиратта кешеләрнең хокукларын, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау өстенлекле юнәлеш булып кала.

  • Былтыр кешеләр нинди проблемалар белән килде сезгә?
  • Безнең төп максатыбыз - хокук яклау функциясе, шуңа күрә прокуруратура хезмәткәрләре барлык өлкәләрдә дә диярлек тикшерүләр үткәрә. Узган ел район прокуратурасына 5243 мөрәҗәгать килде (аннан алдагы елның шушы вакыты вакытында 4133 мөрәҗәгать булган). Килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе вакытында хезмәт хакы алалмауга кагыла. 2022 елда әлеге өлкәдә 263 закон бозу очрагы ачыкланды, судка 92 дәгъва гаризасы җибәрелде, 16,8 млн. сумнан артык хезмәт хакын түләтүгә ирештек.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 471 мөрәҗәгать кабул ителде, 21 мөрәҗәгать канәгатьләндерелде. Бу өлкәдә дә мөрәҗәгатьләр саны артуы күзәтелә, мин аларны халык арасында актив аңлату эшләре алып баруның нәтиҗәсе диеп уйлыйм.

Былтыр безнең тарафтан күпфатирлы йортларны файдаланганда кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен тикшердек, аның барышында хокук бозулар ачыкланды һәм прокурор җаваплылыгы чаралары күрелде.

Моннан тыш, 2022 елда район судлары тарафыннан хезмәт хакын түләмәү буенча 5 җинаять эше каралды, алар район прокуратурасы инициативасы белән кузгатылды.

2022 елның 12 аенда хезмәт законнарын бозу турында 446 мөрәҗәгать килде (былтыргы елда 280 булган).

Әйтик, «ТРИО» торак ияләренең кооперативына эшкә алу, эштән китү турындагы боерыкның күчермәләрен, штат расписаниесеннән, эшләү дәверендә исәпләнгән хезмәт хакы турында, отпусклар графигыннан өземтәләр, отпусклар бирү турында боерыклар, мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары түләү, хезмәт килешүе, документлар бирү турында белешмәләр бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр.

Бу белешмәләрне закон буенча өч көн эчендә бирергә тиешләр. Әмма кооперативта бу вакытка сыеша алмаганнар һәм иргә бер документны да бирмәгәннәр.

Без бу факт буенча тикшерү үткәрдек, күрсәтмә чыгардык һәм аңа нигезләнеп ирнең эше канәгатьләндерелде.

  • 2022 елда районда җинаятьчелек артттымы яисә кимедеме? Кешеләрне җинаять кылуга нәрсә этәрә?
  • Прокуратура белән берлектә хокук саклау органнары җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча җитди эш алып бара. Шуңа карамастан 2022 елда Уфа шәһәренең Киров районы территориясендә 3849 җинаять теркәлгән. Җинаятьләрнең күбесе гражданнар һәм предприятиеләр милкенә карата кылынган, ягъни аларның мөлкәтен урлау белән бәйле.

Әйтик, кибермошениклык өлкәсендә җинаятьләр кылу арткан, ягъни җинаятьчеләр мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне криминаль максатларда кулланалар, 90% очракта бу җинаятьләр кулланучының шәхси мәгълүматын (банк исәпләре паспорт мәгълүматлары, кодлар, серле сүзләр һ.б.) урлау юлы белән матди яки башка зыян китерүгә юнәлдерелгән.

Кибермошеникларның корбаны булмас өчен, кибер киңлектә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, алган мәгълүматны һәрвакыт тикшерегез; билгесез сылтамалардан кермәгез; әгәр туганыгыз бәлагә эләккән икән, аның белән турыдан-туры элемтәгә керегез; банк карталары турындагы мәгълүматны компьютерда яки смартфонда сакламагыз.

Яшүсмерләр җинаятьчелегенең кимүен уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Профилактик эш алып барыла, шуңа да бу юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешү бар дип саныйм.

  • Күпләрне коррупция белән көрәш кызыксындыра. Бүгенге көндә ул иң актуаль сорауларның берседер дисәм, ялгышмам...
  • Аерым алганда, 2022 елда закон бозуларны бетерү турында 16 күрсәтмә кертелгән, 20 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка, 4 зат административ җаваплылыкка тартылган.

Уфа шәһәре Киров районы территориясендә 2022 елның 12 аенда коррупция юнәлешендә 15 җинаять кылынуы турында хәбәр теркәлгән, барсы буенча да җинаять эшләре ачылган, җинаять эше ачудан баш тарту турында бер карар да чыгарылмаган.

  • Соңгы елларда алданга өлешчеләр турында күп сөйләдек һәм яздык. Бүгенге көндә аларның хокуклары ничек яклана? Алданган өлешчеләр сезнең районда бармы?
  • Бу юнәлештә без бик җентекле эш алып барабыз һәм даими тикшерүләргә йөрибез.

Район территориясендә бүгенге көндә 42 компания 84 күпфатирлы йорт төзү белән шөгыльләнә, шул исәптән 7 мең кешенең акчасына 80 объект төзелә, анда 25 милилард сум акча салынган. Бу бик җитди саннар, кешеләрне акчасын урламасыннар өчен уяу булырга кирәк. Тикшерүләр шуны күрсәтә: күп очракта проект декларациясенең туры килми, төзелгән йортның сыйфаты түбән, вакытында төзеп бетерә алмыйлар. Төзелеш барган урыннарда БР Дәүләт төзелеше рәисе, аның урынбасарлары, Уфа шәһәре һәм Киров районы хакимиятләре җитәкчеләре катнашлыгында үткән очрашуларга без дә барабыз.

  • Яңа елда гәзит укучыларга ниләр телисез?
  • Форсаттан файдаланып, прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарны үткән бәйрәмебез белән котлыйм. Гәзит укучыларына да, барлык ватандашларыбызга ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Прокуратурада хезмәт итүчеләргә һөнәри җиңүләр, эшләрендә уңышлар юлдаш булсын!
  • Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

 Эльвира Әсәдуллина.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас