

Белоретта прокурор тикшерүе материаллары буенча, ришвәтчелек турында җинаять эшләре кузгатылган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Хәл болай булган: Урындагы мәктәп директоры 2018 елның декабреннән алып 2021 ел декабренә кадәр законсызрәвештә хезмәткәрләренә арттырылган премияләр язган. Акчалар карталарга күчкәч, директор ханым таләбе буенча, педагоглар алган акчаларның бер өлешен аңа күчергән.
“Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә 430 мең сумнан артык күләмдә зыян салынган. Районара прокуратура тикшерү материалларын җинаятьчел-хокукый бәя бирү өчен тиешле органнарга җибәргән. Ахырда җинаять эшләре кузгатылачак”, – диләр прокуратурада.
Чыганак: bashinform.ru