Җинаять һәм җәза
18 гыйнвар 2023, 10:50

Бер ир көпә-көндез пенсионер хатынны һәм үсмерне кыйнаган

Нәрсә өчен?

Красноярскида бер ир сәүдә үзәгендә укучы малайны һәм пенсионер хатынны кыйнаган. Бу хәл 15 гыйнвар көнне теркәлгән. Конфликт 15 яшьлек үсмернең электрон тәмәке сатып алырга теләвеннән башланып киткән. Бу хәлне күргән ир үсмерне кыйный башлый. Малайны 72 яшьлек пенсионер хатын якламакчы була - ул сугыш чукмарына кисәтү ясый. Әмма кызган ир тагын да ныграк җенләнә, пенсионер хатынның йөзенә суга, ул егыла. Аннары ир кибет витриналарын җимерә һәм ватык пыяла кыйпылчыгы белән кибеттәге кешеләргә яный башлый. Вакыйга урынына килеп җиткән полицейскийлар тәүдә хулиганны тота алмый азаплана. Соңыннан ачыклануынча, ир моңа кадәр акча урлау, талау, караклык, транспорт чараларын урлаганы өчен хөкем ителгән булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас