

Калинин районы прокуратурасы Уфада яшәүче хатынга карата “балигъ булмаганны тәрбияләү буенча тиешле бурычларын үтәмәү” маддәсе буенча гаепләү актын раслаган. Җитмәсә, ана баласын кагып-сугып үстергән.
БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, гаепләнүче хатын бер елга диярлек баласын ташлаган. 15 яшьлек укучы малай 2021 елның сентябреннән 2022 елның май аена кадәр яшәргә яраксыз фатирда ачлы-туклы көн иткән. Кайсыбер мәгълүматлар буенча, ана кеше, имеш, каенанасын карарга дип шәһәрнең икенче районына киткән.
Моннан тыш, хатын кырын төяргә дә яраткан, улының укуы һәм тәрбиясе белән бөтенләй шөгыльләнмәгән. Моңа кадәр ул балигъ булмаганны тәрбияләү бурычларын үтәмәгәне өчен берничә административ җаваплылыкка тарттырылган булган инде. Әмма күрелгән профилактика чараларына карамастан, хәсрәт-ана тәртипсез тормыш рәвеше алып баруны дәвам иткән.
Хатын үз гаебен таныган. Җинаять эше судка тапшырылган.
Чыганак: bashinform.ru