

Ангарскида 80 кешене үтергән Михаил Попковны махсус хәрби операция зонасына җибәрмәячәкләр. Бу хакта көч структураларында хәбәр итәләр. SHOT Telegram-каналы чыганагы сөйләвенчә, Попковның СВОда катнашырга теләк белдерүе - чираттагы тапкыр үзе хакында искә төшерү. Чынында исә Ангарск маньягы интервьюда 1996-97 елларда тагын ике хатын-кызны үтерүе турында сөйләгән. Димәк, ул һич кенә дә окопларда ятарга түгел, ә төрмәдәге төссез һәм күңелсез тормышын төрләндерергә теләгән. 80нән артык кеше үтергән элекке оперативник Попков гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.