

Уфада 18 яшьлек егет әнисен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта БР Тикшерү комитеты хәбәр итә.
9 гыйнвар көнне гаепләнүче әнисе белән талашып киткән. Чөнки ул өй җыештырганда улының интернет-аккаунтларына керә торган логин, пароль язылган кәгазь битен ташлаган. Моңа ачуы чыккан егет пычак алган да, әнисенә берничә тапкыр кадаган. Хатын алган җәрәхәтләрдән урында вафат булган.
Шуннан соң егет телефон аша абыйсына бу хәбәрне язып җибәргән. Абыйсы полиция хезмәткәрләрен һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Гаепләнүче хокук сакчыларына хәлне яшермичә сөйләп биргән, үз гаебен таныган.
Егетне кулга алганнар.