Җинаять һәм җәза
15 гыйнвар 2023, 19:39

Эзсез югалган Мазов турында тикшерү ниләр уйлый?

2019 елның көзендә Артем Мазов, ике улын ияртеп, өйдән чыгып китә. 

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бүгенгәчә Мазовлар гаиләсе эшендә нокта куя алмый әле. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 26 октябрендә ата кеше ике улы белән хатыны белән талашканнан соң гаип булды. Полицейскийлар ирнең төзелеш материаллары кибетеннән бау сатып алуын ачыклаган иде. Йорттан кабартмалы матрас та алган булган гаилә башлыгы. Артем Мазов Уфимка елгасына табан чыгып, матрасны кабарта, балаларны бәйли һәм батыра. Биредәге агачлык тирәсендә Мазовларның машинасы да табыла.

2020 елның июнендә Агыйдел елгасында Калинин районы территориясендә 5 яшьлек малайның гәүдәсе табылды, 8 яшьлек Мазовның гәүдәсе – Уфаның Дим районы территориясендә. Әмма балаларның әтиләренең гәүдәсе әле булса табылмаган. Артем Мазов үтерү буенча шикләнелүче буларак федераль эзләүгә игълан ителгән.

“Башинформ” агентлыгына  биргән интервьюсында БР буенча Тикшерү комитеты  идарәсе җитәкчесенең беренче  урынбасары Евгений Лагацкий Артем Мазов белән бәйле  шикләрен сөйләп ишеттерде.

“Аны эзләүне дәвам итәбез. Безнең өчен бу мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала килә. Без һәр табылган мәетне “бу Мазов түгел микән” дип тикшерәбез. Аның алган белемен һәм  холкындагы маниакаль сыйфатларын искә алганда ул суда үлмәгәндер дип уйлыйм. Тагын шуны да уйлыйм: ул  гәүдәсен беркем дә таба алмаслык итеп үзенә  кул салырга мөмкин булгандыр кебек. Соңгы арада бит ул хатынына үч итәр өчен балаларын үтерү идеясе белән “янып” йөргән. Әйе, ул балаларын батырып үтергән, әмма үзе үзенә ничек кул салгандыр – әлегә бу сорауга җавап юк. Шулай да Мазов суицид кылгандыр дип уйлыйм. Әйткәндәй, ул бит техник вазифада эшләп йөргән, шуңа күрә аның гәүдәсен без начар эзләгәнгә түгел, ә, бәлки, үтерү ысулы аркасында таба алмыйбыздыр дигән шик тә туа.

Артем Мазов каядыр качкан, яшеренгән дигән версиягә ышану читен, чикләрне күз уңында тотканда бер эз дә калдырмый югалу бөтенләй мөмкин түгел. Версия бар инде, әлбәттә, әмма ул фаразлар дәрәҗәсендә генә. Ай саен бу версияне тикшерәбез, әмма минем өчен ул беренче урында түгел”, –  дип ассызыклады  БР буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Лагацкий.  

Чыганак: bashinform.ru

Социаль челтәрләрдән.
Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас