

Яңа ел бәйрәмнәрендә бер ресторанда эшләүче коллегаларының кәефләрен күтәргән - киенү бүлмәсенә кереп, кесәләрен "чистарткан".
Полициягә ресторан хезмәткәрләреннән акча югалуы турында ике хәбәр килә. Бер гариза бирүченең акчасы - куртка кесәсендә, икенчесенең рюкзагында яткан паспорт эчендә булган. Шәхси әйберләрен алар шкафларда саклаганнар. Зыянның гомум суммасы сигез мең сум тирәсе булган.
Эзләү чаралары барышында полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүчене ачыклый һәм тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән 19 яшьлек хатын-кыз булып чыга, ул шул ук ресторанда эшләгән. Кылган гамәлләрен кыз таныган. Эштә киенү-чишенү бүлмәсендә кеше кермәгән вакытта шкафларны ачып, хезмәттәшләренең кием кесәләрен тентеп йөргән. Тапкан бер акчаны кесәсенә сала барган. Аннан соң аларны үз җаена туздырган.
Хәзерге вакытта бу кызга карата җинаять эшләре кузгатылган.
d-kvadrat.ru