Җинаять һәм җәза
12 Января 2023, 09:44

Сабак алсак иде

Нефтекама хакимиятен яндырырга уйлаган булган.

prufy.ru Сабак алсак идеprufy.ru Сабак алсак иде
Сабак алсак идеФото:prufy.ru

Нефтекама шәһәре хакимиятендә террористик акт оештырырга җыенган 33 яшьлек ирне хөкем иттеләр.

Федераль иминлек хезмәтенең БР буенча идарәсе хәбәр итүенчә, ир Нефтекама шәһәрендә яшәгән. Ул Молотов коктейле кулланып шәһәр хакимияте бинасын янгындырырга уйлаган булган. Шулай ук ул социаль челтәрләр аша РФ территориясендә эшчәнлеге тыелган “Ислам дәүләте” халыкара террористик оешмасының идеологиясен таратырга тырышкан.

Екатеринбург шәһәрендәге Үзәк округ хәрби суды аны 13 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Былтыр декабрь аенда апелляция хәрби суды хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Кызганычка каршы, яшьләр арасында ялгышып, адашып йөрүчеләр бар шул. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбызга сабак аласы иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.

Чыганак: gtrk.tv/novosti

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас