

ЮХХДИ хәбәр итүенчә, Башкортстанда тагын бер водитель машинасыз калган: Салават районара суды эчеп руль артына утырганы өчен дүрт тапкыр хөкем ителгән 31 яшьлек ирне 10 айга холык төзәтү учреждениесенә озаткан, 6 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән һәм шуның өстәвенә, машинасын конфискацияләү турында карар чыгарган.
Җинаять-Җәза кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң Русиядә бишенче кешенең машинасын тартып алалар. Бу җәза төренә беренче булып Красноярск краендагы водитель эләкте: былтыр октябрь аенда ул машинасыз калды.
Исегезгә төшерәбез: исерек килеш руль артына утырып машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше тагын исереп эләксә, аның машинасын тартып алып, сатып җибәрәчәкләр. Шулай ук, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне күзаллаган юл йөрү кагыйдәләрен, әйтик, светофорның кызыл төсенә үтеп китү, йөрү тизлеген 60 чакрымнан да күбрәккә арттыру һәм башкаларны берничә тапкыр бозган очракта да машина иясе тимер атыннан колак кагачак.
Чыганак: auto.rambler.ru