Җинаять һәм җәза
10 гыйнвар 2023, 15:58

"Инста-Мавроди" халыкка 300 миллион сум тиеш булып калган

Финанс пирамидаларына ышанган халыкның беркатлылыгы хәйран калдыра. 

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә яшәүче "Инста-Мавроди"  инвестицияләрдә  акча эшлим дип, финанс пирамидасы төзегән һәм үзенең подписчикларына 300 миллион сум бурычлы булып калган. Байлык исен сизгән хатын кыйммәтле киемнәр артыннан 300 км ераклыктагы Мәскәүгә ЦУМга йөргән. Әмма бутикларда йөрү тәмам инде, бүгенге көндә аңа хәтта үтерү белән яныйлар.

Башта 26 яшьлек блогер Таня Фомичёва тиз генә  һәм эшләмичә баюның гениаль схемасын уйлап таптым дип уйлап йөргән. Ул тыелган социаль челтәрдә үзен искитмәле инвестор булып күрсәтеп аккаунт булдырган һәм  язылучыларына үз хезмәтләрен рекламалый башлаган. Алтын тауларны классик схема буенча взгъдә иткән –  бер миллион саласың, ахырда ике, хәтта дүрт миллион аласың! Шәп бит!

Әмма инвестицияләр урынына мәкерле  Таня  гадәти пирамида принцибы буенча эшләгән. Тәүге процентларга алданган  бәхетле подписчиклар дусларын һәм туганнарын да акча салырга күндергән. Пирамидага акча салган яңа катнашучыларның акчалары күпмедер вакыт дәвамында иске подписчикларга түләнгән, әмма көннәрдән-беркөнне “гениаль инвестор” барлык акчаларны үзенә калдыра башлаган. Ул Мәскәү һәм Питерның иң кыйммәтле кибетләрендә киенгән, машина, фатир сатып алган, кияүгә чыккан.

Әмма куык шартлаган. Яшь хатын беркатлы язылучыларына  300 миллион сум тиеш булып калган. Чыгырларыннан чыккан “вкладчик”лар аны тиз тапканнар. Янаулар тәэсире астында блогер барлык милкен саткан, әмма ул акчалар гына җитмәгән, әлбәттә. Хәзер ул төрмәгә дә утырырга риза, чөнки мошенниклык өчен җавап тотып һәм шул ук вакытта исән калуның башка вариантын күрми ул.

Хәер,  Мавроди тарихы күпләргә үрнәк булса да, беркатлы халык һаман бар икән әле илебездә. Әйе, ни кызганыч, алдаучылар булганда алданучылар да булачак шул...

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас