

Подмосковьеның Видное шәһәрендә наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту полицейскийларын дәлилләрне урлауда һәм наркотикларны законсыз саклауда гаеплиләр. Бу хакта “Коммерсантъ” хәбәр итә.
“Ъ” мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Можайск шәһәренең 4 санлы тикшерү изоляторында законсыз рәвештә наркотик маддәләрне эре күләмдә сатарга маташкан өчен дистәләгән гаепләнүче утыра. Бу җинаять эшенең кайсыбер фигурантлары инде хөкем ителгән, әмма колонияләргә озатылмаган, калган гаепләнүчеләргә карата кузгатылган җинаять эшләре Видное шәһәре судында тикшерелә.
Наркоманнар даркнетта (тыелган матдәләр сатылучы сайт) үзләренә тыелган матдәләр сатып алган. Билгеләнгән урыннан закладканы барып алган моментта Ленин шәһәр округы буенча наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту полицейскийлары пәйда булган (һәм наркоманнардан тыелган матдәләрне тартып алган). Тоткарланганнарның өйләрендә үткәрелгән тентүләрдән соң берничә граммнан алып яртышар килограммга кадәр наркотиклар тапканнар. Ә бу исә 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән яный.
Шул ук вакытта наркоманнарны соңгы арада, гадәттә, гел бер үк оперативниклар – Виталий Уткин, Алексей Ломоносов, Кирилл Милехин һәм стажер Александр Гладков – тоткарлаган. Оперативниклар тоткарлаган наркоманнар сөйләвенчә, башта аларны туганнарыгыз акча җыйса, без сезне җибәрәчәкбез, дип вәгъдә итеп шәһәр буйлап машинада йөрткәннәр.
Чыганак: lenta.ru