Җинаять һәм җәза
7 гыйнвар 2023, 12:11

Җен котырткан

Тагын нәрсә диясең инде?.. 

Җен котыртканҖен котырткан
Җен котырткан

Благовещенск шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек ир бер оешма каршында торган «Шевроле Нива» автомобилен алып качкан. Транспорт чарасын урлау турындагы гариза белән полициягә машина хуҗасы мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар каракны Бөре трактында - Степанов борылышында туктатканнар. Ул исерек килеш рульга утырып, республика башкаласы ягына таба китеп барган.

Машина ачкычы күренеп торган урында яткан, ә ир бу хәлдән файдаланырга булган. Аның сүзләренчә, дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, ул үз-үзен белештерми башлаган һәм җинаять кылуын аңламаган. 

Хәзер бу иргә карата җинаять эше ачылган. Эчкелек юньлегә илтми шул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас