Җинаять һәм җәза
5 гыйнвар 2023, 14:31

Бер кыз төнге клубта телефонын урлаткан

Видеокүзәтү ярдәмендә каракны тапканнар. Беләсезме кем булган? 

Бер кыз төнге клубта телефонын урлатканБер кыз төнге клубта телефонын урлаткан
Бер кыз төнге клубта телефонын урлаткан

Белорет районында полициягә 29 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Төнге клубта аның 20 мең сумлык кесә телефонын урлаганнар.

Зыян күрүче тәмәке тарту бүлмәсенә кергән. Бу вакытта клуб хезмәткәре аны караоке залына чакырган, чөнки ул җырга заказ биргән булган. Әллә бераз исерек хәлдә булганга, телефонын ул өстәлдә онытып чыгып киткән. Соңрак кергәч, инде ул урынында булмаган.

Оперативниклар тикшерү вакытында видеоязмаларны караганнар һәм Уфа шәһәренең бер югары уку йортында укучы 24 яшьлек студентның шул телефонны алып кесәсенә салуын күргәннәр.

Полиция хезмәткәрләренә бу егет дөресен сөйләп биргән, ул үз гаебен таныган. Хуҗасыз яткан телефонны берсе дә эзләмәс дип уйлаган, киләчәктә ул аны сатарга планлаштырган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Урланган кесә телефоны хуҗасына кайтарылган.

Автор фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас