

Пермь крае суды вузда атыш оештырган элекке студент Тимур Бекмансуровка хөкем карары чыгарды. Ул гомерлеккә ирегеннән мөхрүм ителде.
Бекмансуровны алты кешене үтерүдә, үтерергә омтылуда, шулай ук полицейскийны үтерүгә маташуда, милеккә зыян салуда гаепле дип таптылар. Хөкем ителгән егет 18,3 миллион сум күләмдә әхлакый һәм матди зыян түләргә тиеш.
Узган елның 20 сентябрендә Бекмансуров, шома көпшәле корал алып, Пермь дәүләт университеты территориясенә килә һәм ут ача. Нәтиҗәдә алты кеше гомере өзелде, 20дән артык кеше яраланды, тагын 37 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.
Прокурор Бекмансуров өчен гомерлеккә иректән мәхрүм ителү срогын сораган, чөнки ул җәмгыять өчен хәвеф белән яный.
Гаепләнүченең адвокаты исә аның яшен һәм тоткарлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән инвалидлыгын исәпкә алуны сораган. Шулай ук, медиклар бәяләмәләренә карамастан, Бекмансуров үзен сәламәт дип санамый һәм кабаттан экспертиза үткәрүне сорый. Бекмансуров гаебен таныган.
Чыганак: lenta.ru