Җинаять һәм җәза
26 декабрь 2022, 19:20

Кәккүк ана

Татарстанда бер хатын яңа туган улын чит кешегә биреп җибәргән.

Кәккүк анаКәккүк ана
Кәккүк ана

Казанда яшәүче 23 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачканнар. Ул үзенең яңа туган улын социаль челтәрләр аша икенче гаиләгә бүләк иткән. 

Гаепләнүченең баласы 2020 елның декабрендә дөньяга килгән. Берничә айдан соң хатын финанс кыенлыклар кичерә башлаган һәм баласын үстерә алмавын аңлаган. Бу хәлдән чыгу өчен, ул малаен тәрбиягә бирергә хәллерәк гаилә эзли башлаган. Андый кешеләр интернетта тиз табылган - Пятигорскида яшәүче баласыз гаилә малайны алам, дигән.

Бу пар малай артыннан Казанга килгән һәм алар хатын белән очрашканнар. Баланы яңа гаиләгә законлы рәвештә ничек тапшыру юлын уйлаганнар. Нәтиҗәдә, Пятигорскидан килгән ир суд аша (кайбер мәгълүматлар буенча ул судта эшләгән) үзен бу баланың әтисе дип таныган һәм яңа документлар алган. Шул рәвешле ир һәм аның хатыны баланы үзләренә - Ставрополь краена алып киткәннәр. Өстәвенә, бушлай.

Ике ел тыныч кына яшәгәннәр, шуннан соң Пятигорскидагы гаилә аерылышырга карар иткән. Күрәсең, ачуланышып, конфликтка кереп аерылышканнар, чөнки гаилә башлыгы полициягә барып, баланың кайдан алынганын сөйләп биргән. Бәлки ир шулай алименттан да качарга уйлагандыр...

Малайны бу гаиләдән тартып алып, Татарстанга җибәргәннәр, тик әнисе янына түгел, ә картәнисенә. Чөнки әнисенә карата шулай ук җинаять эше кузгатылган.

Хатын алты елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Чыганак: kazan.kp.ru

Фото: Юлия Пыхалова.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас