Җинаять һәм җәза
25 декабрь 2022, 14:34

Авылдашының машинасын урлап качкан

Илеш районында булган бу хәл. 

Авылдашының машинасын урлап качканАвылдашының машинасын урлап качкан
Авылдашының машинасын урлап качкан

Илеш районының Шәммәт авылында яшәүче 52 яшьлек ир полициягә ВАЗ-21213 автомобиле югалуы турында гариза язган. Ул машинасын йорт янында калдырган булган. Иртән чыгуына тимер атыннан җилләр искән.

Полиция хезмәткәрләре каракның эзенә тиз төшкәннәр. Автомобильне элек хөкем ителгән 39 яшьлек авылдашы урлап качкан.

Исерек килеш урамнан үтеп барганда ул бер йорт янында торган машинаны күреп калган да, аны кабызып, район үзәгенә барып кайтырга уйлаган.

Хәзерге вакытта ул сак астында, җинаять эше кузгатылган. Үз гаебен таныган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас