Җинаять һәм җәза
23 декабрь 2022, 15:13

Алдакчы Миленаны күрмәдегезме?

Интернет аша танышкан егетеннән картасына 45 мең акча салдырткан да, юкка чыккан. 

Алдакчы Миленаны күрмәдегезме?Алдакчы Миленаны күрмәдегезме?
Алдакчы Миленаны күрмәдегезме?

Бәләбәй районында яшәүче 25 яшьлек ир-егет полициягә гариза язган.

Ул социаль челтәрдә Милена исемле чибәр кыз белән танышкан. Кызны бик ошаткан. Аралашу вакытында кыз башка шәһәрдән булуын һәм ул да егет белән очрашырга каршы булмавын белдергән. Тик билет сатып алырга акчасы җитмәвен әйткән. Егет юл хакын үз өстенә алырга вәгъдә биргән. Моның өчен кызның банк картасына ул 45 мең сум акча күчергән. Ә акча алганнан соң, кыз юкка чыккан. 

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Фото: vop.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас