Җинаять һәм җәза
22 декабрь 2022, 07:06

Бала тапканын беркемгә дә әйтмәгән

Соңрак сабый гәүдәсен шәһәр читендә тапканнар.

agenda-u.orgagenda-u.org
Фото:agenda-u.org

Саратов өлкәсенең Калининск шәһәрендәге урман полосасында яңа туган бала гәүдәсен тапканнар. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматлары буенча,  шәһәрдә яшәүче бер хатын  йөкле булып, соңыннан йөклелек билгеләре югалган 37 яшьлек хатынны тикшерсеннәр дип полициягә мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүче хатын белдерүенчә, ана баласы барлыгын яшергән.

Полиция баланы эзли башлаган һәм аның гәүдәсен шәһәр читендә тапкан. Тикшерү комитеты моны  ачыклау белән шөгыльләнә.   

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас