

Медицина битлеге кигән һәм кулына уенчык пистолет тоткан 28 яшьлек һөҗүмче Подмосковьеда кәрәзле телефоннар салонын талаган, дип хәбәр итә МВД Медиа.
“Йөзен капюшон белән каплаган маскадагы җинаятьче Подольскидагы Матросская урамында урнашкан сәүдә ноктасына кергән. Сатучыга пистолет белән янап, касса аппаратын ачарга боерган. Әмма хезмәткәр кассаны ачудан баш тарткан. Талаучы, күп тә уйлап тормыйча, күбәләк сыман пычагын (нож-бабочка) алып, хатынның ботына суккан. Һәм кассадан акчаларны алып чыгып качкан”, – диелә хәбәрдә.
Һөҗүмчене тоткарлаганнар.
Ведомство мәгълүматлары буенча, тоткарланган ирнең сумкасында полицейскийлар таланган акчаларның бер өлешен, пычаклар һәм перчаткалар тапкан. Талаучы һөҗүм иткән чакта сәүдә ноктасы хезмәткәрен куркытыр өчен сатып алынган уенчык пистолет куллануын сөйләгән.
Тикшерү барышында шикләнелүченең Истра шәһәренең кәрәзле телефоннар салонында кылынган охшаш җинаятькә катнашлыгы булуы ачыкланган.
Чыганак: Moslenta.ru