Җинаять һәм җәза
20 декабрь 2022, 14:30

Кара дельфин

2010 елда хезмәттәшем Язгөл Юнысова-Сафина белән Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан, 4000  кешенең гомерен кыеп гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән 650 кеше утырган "Кара дельфин" исемле төрмәгә командировкага бардык. Анда күргәннәрем һаман да күз алдымда, дистә ел үтсә дә онытылмый. Ул язма гәзиттә чыкты, бүген сайт укучыларыбызны да илнең иң куркыныч төрмәсе белән таныштырасым, анда күргәннәремне сөйлисем килә...  

gdenahoditsya.ru Кара дельфинgdenahoditsya.ru Кара дельфин
Кара дельфинФото:gdenahoditsya.ru

«Без моннан чыгачакбыз!»

Ырымбур өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан 6 нчы санлы холык төзәтү колониясе халыкта «Кара дельфин» төрмәсе буларак билгеле. Русиядә ул гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр өчен тәгаенләнгән биш колониянең берсе. «Ак аккош» Пермь краенда, «Кара бөркет» Свердловск өлкәсендә, "Вологодский пятак" Вологодск өлкәсенең Огненный утравында, халыкта «Поляр ябалагы» дип йөртелгән 18 нче санлы колония Ямало-Ненецк округында урнашкан.

«Кара дельфин»ның тарихы Екатерина 2 вакытындагы Пугачев бунтларына барып тоташа. 1773 елда Пугачев бунты бастырылганнан соң бу якларда сөргенгә озатылучы разбойниклар өчен острог төзү мохтаҗлыгы туа. Ул вакыттан соң ничә гасыр вакыт үтә, әмма бу бинаның тәгаенләнеше үзгәрми. Соль-Илецк шәһәрендә ике әйберне – тоз чыгаруны һәм тоткыннарны саклауны яхшы үзләштергәннәр. Соңгысын аеруча яхшы башкаралар – бу зинданнан әле беркемнең дә кача алганы юк…

Шулай да 2006 елда бер җинаятьчегә моннан чыгу бәхете тигән. 2003 елның декабрь аенда РФ Җинаять-Җәза кодексына үзгәрешләр керү сәбәпле, аннан «берничә тапкыр җинаять кылган» дигән пункт алып ташланды. Шул сәбәпле, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән бер җинатяьченең эшен суд яңадан карый һәм соңгы җинаяте өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара. Ә ул 16 ел утырып өлгергән була. Аның «Кара дельфин»нан чыгып китүен бөтен колония хезмәткәрләре карап кала. «Чыккач, шатлыгыннан ятып җирне кат-кат үпте» диләр. Бу кеше  үз гомерендә ике тапкыр үлем җәзасына хөкем ителгән. Ярлыкаганнар һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән булганнар… Иректә ул озак яши алмаган: ике көннән поездда кеше үтереп яңадан кулга алынган…

«Кара дельфин»га барыр алдыннан Интернет челтәреннән аның тарихы белән кызыксындым. Монда «ЮКОС» нефть компаниясенең эчке икътисадый хәвефсезлеге бүлегенең элекке башлыгы, биш кешене, шул исәптән 1998 елда Нефтеюганск шәһәре мэры Владимир Петуховны да үтерүне оештырган  Алексей Пичугин (1963 елда туган); 1990 елларда күп санлы талауларда катнашкан, рэкет белән шөгыльләнгән, 60 тан артык кешенең гомерен өзгән Казан шәһәрендәге күренекле «Һади Такташ» оешкан җинаятьчелек төркеме лидеры Радик  Галиәкбәров (1968 елда туган); 8 кеше үтергән маньяк Владимир Муханкин (1960 елда туган); 10 хатын-кызны көчләгән һәм соныннан үтергән Архангель маньягы Сергей Шипилов (1969 елда туган);  9 кешенең гомерен өзгән Валерий Скопцов (1951 елда туган); Мәскәүдә автосервис хуҗасы булган, кыйммәтле чит ил машиналарын талап  11 кешенең башына җиткән Евгений Нагорный (1972 елда туган); меңләгән гаепсез кешенең гомерен өзгән 11 террорчы һәм башка шундый «күренекле» җинаятьчеләр җәза вакыты үткәрә.

Зонада безне «Исеңдә тот: сине өйдә көтәләр» («Помни: тебя ждут дома») дигән плакат каршы алды. Әмма гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр бу плакатны беркайчан да күрми – аларны колония территориясеннән күзләрен бәйләп, ярым бөгелгән хәлдә йөртәләр. Зона эчендә сусыз фонтанда ике кара дельфин фигуралары тора. Аларны бер хөкем ителүче ясаган. Әмма монда романтикага урын юк: 2000 елда 6 нчы санлы холык төзәтү колониясе гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр өчен статусы ала.

 2006 елда төзелгән яңа корпуска үтәбез. Күзгә искиткеч чисталык ташлана. Ишекләр бөтен җирдә дә ябык. Әгәр дә тимер ишекләрдә җинаятьчеләрнең фоторәсеме тормаса, аларның камера булуын да тиз генә аңламас идек.  Безне озатып йөрүче офицер башта китапханә, гыйбадәт бүлмәләре белән таныштыра, бер камераны ачып та күрсәтте. Дүрт кат тимер йозак, берничә электрон йозакны ачканнан соң камера ишеге ачылды. Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьче ике кулын да күтәреп үрә катты. Бармаклары җәелгән.

– Бармак арасына лезвие кыстырып инспекторларга һөҗүм итмәсеннәр өчен шулай эшләнә, - дип аңлата безгә колония начальнигының тәрбия эшләре һәм кадрлар буенча урынбасары, эчке хезмәт капитаны Юрий Петрович Коробов. – Бу хөкем ителүчеләрнең югалтыр әйбере юк, алар иң зур хөкемне алган, шуңа аларга ышанырга, игътибарны югалтырга ярамый. Камералар евростандартка туры килә, бер яки икешәр кеше утыралар.

Камераларның ишекләренә куелган язуларга һәм фоторәсемнәргә игътибар итәм. Җинаятьченең исем-фамилиясе, хөкем ителгән елы һәм маддәләре язылган, җинаятьнең кыскача эчтәлеге тасвирлана. Барлык камераларда да диярлек 4,5 тән дә ким кеше үтермәгән җинаятьчеләр җәза вакытын үткәрә. 1972 елгы ир. Өч баланы көчләгән һәм аеруча явызлык белән үтергән. Бу камерада 8 кеше үтергән җинаятьче. Һөҗүм итәргә, качарга сәләтле. Кул-аяк көрәше алымнарын белә. Минем гаҗәпләнүемне күреп,  Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру буенча федераль хезмәтнең Ырымбур өлкәсе буенча идарәлеге хезмәткәре, эчке хезмәт подполковнигы Алексей Анатольевич Хальзунов:

– Монда 38 баланы көчләп, тереләй тураган, я булмаса хатыны белән кеше суеп, аның итеннән пилмән пешереп ашаган җинаятьчеләр дә утыра, - диде. Бу кадәрле мәгълүмат исә минем башыма сыймый…

Ул арада безнең белән очрашуга Уфа егете, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьчене дә алып килделәр. Камера эчендә тагын бер рәшәткәле камера. Ярым бөгелгән Вәсил Хафизовны шунда кертеп утырттылар. Артка богауланган кулларын ычкындырмадылар.

– Исәнмесез, менә сезнең якташыгыз – Уфа егете, - дип таныштырды офицер.

Безнең Уфадан булуыбызны ишеткәч, Вәсилгә кыен булып китте, ахры.

– 16нчы ел утырам, - диде ул. – Уфада әнием белән сеңелем яшиләр.

Вәсилне 1996 елда үлемгә хөкем иткән булганнар. Өч ел ярым үлем җәзасы көтеп камерада ялгызы утырган. 1999 елда ярлыкаганнар һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә алмаштырганнар. Ни өчен монда эләгүе турында ул сөйләргә яратмый.

– Мин гади генә әйткәндә - бандит, - диде ул. – Әмма  ул кешеләрне мин үтермәдем. Минем аларны үтертергә команда гына бирергә мөмкинлегем бар иде, әмма мин андый команда биргәнем булмады. Үзем дә үтермәдем.

– Ә нишләп монда эләктең соң?

Вәсил бу сорауга җавап бирмәде.

– Ничәнче тапкыр рәшәткә артына эләгүең?

– Дүртенче.

Беренче тапкыр ул 16 яшендә талау, урлашу өчен 7 елга хөкем ителә.  Чыгып озак та йөрми, хулиганлык кылганы өчен 3,5 елга хөкем ителә. Өченче хөкеме – корал йөрткәне өчен ярты ел бирәләр.

– 29  яшемдә үлемгә хөкем иттеләр. Аткан булсалар, яхшырак булыр иде…

Аның күзләрендә ачу да, язмышка үпкәләү дә күрмәдем. Минем белән теләп, ачык сөйләшә, бер нәрсә дә яшерми, фотога төшәргә дә риза булды. Аның язмышы өчен үземнең йөрәгем әрни башлады.

– Монда җәза вакыты үткәрүчеләр барсы да әйбәт сөйләшә, жәлләтә белә, ышанма, алар җае чыгу белән моннан качарга гына тора, сине үтереп качарга да озак уйлап тормыйлар, - дип алдан кисәтеп куйган иде Алексей Хальзунов, Вәсил белән сөйләшкәндә бу сүзләр башымнан бөтенләй чыгып очкан.

– Үзең үтергән кешеләр турында уйлыйсыңмы? – димен Вәсилгә. – Гомумән, монда нәрсәләр турында уйлыйсың?

– Мин беркемне дә үтермәдем, - дип кабатлады Вәсил. – Үземнең корбаннарымны беркайчан да күрмәдем. Үлем җәзасын көтеп камерада ялгыз утырганда уйландым, хаталарымны барладым…Ә монда уйланганым юк… Эшкә йөрим, аяк киемнәре тегәбез… Елына бер тапкыр әнием килә. Аңа нәрсә диим инде? Исән-саумын, барсы да әйбәт… Җитди булып яңгырамаса да, киләчәккә планнар төзим. Моннан чыксам, такси эше белән шөгыльләнер идем… Дусларым иректә нишләптер үлеп бетеп баралар.

44 яшьлек Вәсилнең 26,5 елы тимер рәшәткә артында үткән. Иректә бары тик 17,5 ел гына яшәп кала. Шуңа да режимда яшәве аның өчен гадәти хәл бугай. Сөйләшүеннән үкенмәвен сизеп торам.

– Җинаятьтән җинаятькә явызланасың, җинаять кылган саен явызрак кыласы килә, - диде Вәсил. – Мин гомерлеккә ирегемнән мәхрүм ителүем белән килешмәдем, адвокатым минем эшне яңадан карауны юллаячак. Мин моннан чыгачакмын… - диде ул хушлашканда.

Вәсил белән хушлашу күңелемдә үтә дә авыр тойгылар калдырды. Алексей Анатольевич минем күңел халәтемне яхшы аңлады бугай, Вәсилнең җинаять эшен сузды. «Мә, укып кара һәм чагыштыр» диде.

Үзем Вәсилнең хөкем карарын укыйм, үземнең чәчләрем үрә тора. 16 яшьлек кызны көчләгән, буып үтергән, башын көрәк белән чабып өзгән һәм бензин сибеп ут төрткән… Урамда эте белән йөрүче иркәйгә бәйләнгән… Ни өчен эт белән йөрүен сорый һәм аның: «Мин монда яшим» дигән җавабына: «Син монда бүтән яшәмәячәксең», ди һәм  пычак кадый… Уфа шәһәренең Комсомол урамында да урамдагы ир белән уртак тел таба алмый, әрләшеп йөрәгенә пычак кадый… Иптәш егете белән тагын бер кызыкайны буып үтереп, алтын алка-йөзекләрен салдырып, башын борып өзеп, чүплеккә илтеп ташлыйлар…Аның кылган җинаятьләренең исәбе-хисабы юк. 56 биттән торган хөкем карарын укып та, күчереп язып та бетәрлек түгел. Колония хезмәткәрләре гаҗәпләнми, журналистларның барсы да диярлек минем кебек хисләр кичерә икән.

– Икенче хөкем ителүчегә авыр сораулар бирмә, аның белем ягы сайрак, гадирәк сөйләш, - дип кисәттеләр.

Әзербайҗан милләтеннән булган Аббасали Панджели оглы Гусейнов ике баланы үтергәне өчен үлемгә хөкем ителгән булган. Ул да балаларны үтерүен танымады. «Ничек үтерүемне хәтерләмим, фатирда ике баланың үле гәүдәсе булуын гына ислим», - диде. Аббасали да бик ачык булып чыкты, әмма Кавказда көчкә 5  сыйныф тәмамлавы сәбәпле, укый да яза да белми икән. «Монда килгәч әзрәк язарга өйрәндем. Хыялым – укырга-язарга, гарәп теленә өйрәнергә иде», - диде. Вәсил дә, Аббасали да көненә биш вакыт намазларын калдырмый укып баралар икән. Бөтен мөселманнарны да үткән Корбан бәйрәме белән котлавыбызны үтенделәр. «Минем әти-әнием, сеңелем, энем Карабах сугышында һәлак булдылар. Минем беркемем дә юк», - дип сөйләде язмышын Аббасали. «Шул балалар белән бергә мин дә үлгән булсам иде»… Аббасалиның чын күңеленнән үкенгәне күренеп тора. Ул да аяк киемнәре тегүдә эшли. «Төрле боевик, детектив укырга яратмыйм, күбрәк дини китаплар укыр идем» диде ул.

– Сез үзегезне гомерлеккә иректән мәхрүм итүләре белән килештегезме?

– Килешми чарам юк инде… Барыр җирем юк, бер туганым да юк…Барсы да Аллаһ кулында…

Аббасалиның җинаять эшен карыйм. Дуслары белән талау максатында Иркутски шәһәрендә бер гаиләне юк итәләр. Башта ирен атып үтерәләр, шуннан җинаятьне яшерү максатында хатынын, 3 һәм 5 яшьлек балаларын юк итәләр.  Балаларны юк итү бурычы Аббасалига йөкләтелә…

– Ул балаларның бер гаебе  булмаганын хәзер аңлыйм да бит…Аллаһы Тәгаләдән ярлыкавын үтенеп сорыйм…

Аббасали да үлем җәзасына  хөкем ителеп, өч ел үзен атканнарын көтә. Үлем җәзасына мораторий кертелеп, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә алмаштыралар.

Минем белән әңгәмәләшкән ике җинаятьче дә 1996-97 елларда кылган җинаятьләре өчен шундый язмышка дучар булган. Илдә икътисадый тотрыксызлык, хаос булган заманнар иде ул вакытта. Әтисе улын, әнисе кызын танымаган, нишләргә, кая барырга белми, урамнарда көпә-көндез талап, үтереп китә торган еллар иде. Бу бәндәләр дә шул заманның корбаннары…

         Фото: interesnoznat.com

Кара дельфин
Кара дельфин
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас