

АКШның Мичиган штатында яшәүче 36 яшьлек Майкл Барахас авырлы хатынны урлап өенә алып кайткан һәм өч атна буена мәсхәрәләп тоткан.
Лента.ру хәбәр итүенчә, яшь хатынны ноябрь азагында өеннән куып чыгаралар. Барахас юл буеннан китеп барган булачак ананы күреп кала һәм аңа ярдәм тәкъдим итә. Хатын аңарда кунып чыгарга ризалаша.
Әмма ирнең максаты башка булган. Ул өенә кайтып керү белән хатынны караватка бәйләп куя һәм мәсхәрәли башлый. Аннан акчага үзенең дусларына тәкъдим итә башлый...
Хатын бу өйдән өч тапкыр качарга маташкан. Әмма тотып алып, яңадан бәйләп куйганнар.
Авырлы хатын озак түзә алмаган, аның сәламәтлеге белән проблемалары башланган. Табиблар шунда ук бу хәл турында полицияга шалтырата һәм хокук саклау органнары гына бичара хатынны әсирлектән коткара. Хәзер Барахас берничә маддә буенча гаепләнә: кеше белән сату итү, кеше урлау, көчләү, наркотиклар саклау...
Әлеге вакытта ирне кулга алганнар, төрмәдә утыра.
Чыганак: tatpressa.ru