Җинаять һәм җәза
19 декабрь 2022, 11:13

Җинаятьчене эзлиләр

Бу кеше турында мәгълүмат җиткерүчене бүләк көтә.

БР буенча ЭЭМБР буенча ЭЭМ
БР буенча ЭЭМ

Уфада полиция хезмәткәрләре куркыныч җинаятьчене эзли.

Уфада 12 сентябрьдә Беренче май урамында урнашкан чәчәк кибетенә 19.00 сәгать тирәсендә бер ир керә.

Панама һәм маска кигән ир чәчәк сайлаган кыяфәттә сатучы янына килә һәм пычакка охшаш предмет чыгара. Ул, флористны куркытып, кассадан 50 мең сум акчаны ала.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклаучылар аның кайда икәнлеген ачыклау буенча эзләү эшләре алып бара.

“Әгәр сез бу кеше турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, түбәндәге телефон номерларына шалтыратуыгызны сорыйбыз: 8(347) 279-41-69, 8(347) 279-51-36, 8(347) 279-93-03, дежур часть – 8(347) 279-39-02, ышаныч телефоны – (347) 279-32-92. Яисә 02 номеры (мобиль телефоннан – 102) буенча яки якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Конфиденциальлек һәм бүләкләү гарантияләнә”, – диелә Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтеннән.

Бүләкләүнең суммасы турында берни дә әйтелмәгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас