

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган җомгада Күмертауда яшәүче 56 яшьлек ханым һәм Стәрлетамакта яшәүче 26 яшьлек кыз телефон мошенникларының корбаны булган.
Аларның берсе - 500 мең, икенчесе 150 мең сум акча югалткан. Беренче зыян күрүче хәбәр итүенчә, мошенник банк хезмәткәре булып шалтыраткан һәм кемдер аның счетыннан акчаларын урларга маташуын хәбәр иткән. Акчаны югалтмас өчен «сакларга» киңәш биргәннәр һәм нәтиҗәдә, ханым чит счетка ярты миллион сум акчасын күчергән.
Икенче зыян күрүчегә мошенник үзен «полиция хезмәткәрләре» дип таныштырган, аның исеменнән кемдер төрле банклардан кредитлар алуы турында гаризалар калдыруы турында хәбәр иткән. Бу хәлгә юл куймас өчен онлайн рәвештә үзенең телефонына керергә рөхсәт биргән һәм шул рәвешле аның счетыннан акчасын алганнар.
Узган җомгада гына мошенниклар аркасында республикада 14 кеше барлыгы 5,5 млн сум акча югалткан, дип хәбәр иттеләр БРның эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: Башинформ,
Автор фотосы.