Җинаять һәм җәза
16 декабрь 2022, 14:37

Үз тормышларына үзләре аяк чалалар

22 яшьлек Уфа кешесе 2,8 кг наркотик мефедрон белән тотылган.

Үз тормышларына үзләре аяк чалаларҮз тормышларына үзләре аяк чалалар
Үз тормышларына үзләре аяк чалалар

Башкортстанның ФСБ хезмәте 22 яшьлек Уфада яшәүче җинаятьченең зыянлы эшчәнлеген туктаткан. Ул Башкортстан һәм күрше төбәкләрдә зур күләмдә наркотиклар сатырга ниятләгән.

Октябрь аенда Уфа кешесенең Уфа районының коммерцияле булмаган бакчалардагы бер йортында наркотиклар җитештерү өчен кирәкле җиһазлар урнаштырган һәм аларны җитештереп таратырга әзерләгән. Бинаны тикшерү барышында, ФСБ офицерлары 2,8 килограммнан артык авырлыктагы, наркотиклар исемлегенә кергән, мефедрон матдәсен тапканнар. Җинаять эше кузгатылган.

22 яшьлек егеттә наркотик җитештерерлек җиһазлар(чын лабаротория)  урнаштыру өчен каян акча булырга мөмкин?

Иң кызганычы, бу 22 яшьлек җинаятьче, үзеннән дә яшьрәк, йөзләрчә яшьләребезнең тормышын, хәттә гомерен юкка чыгара...

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас