

Уфада 33 яшьлек хатын өеннән чыгып китеп, хәбәрсез югалган. Тикшерүчеләр ачыклавынча, аны очрашып йөргән ире харап иткән икән.
Бер ай элек, ягъни 15 ноябрьгә каршы төндә, Гөлназ өеннән такси чакыртып, каядыр киткән һәм хәбәрсез югалган. Соңрак ачыклануынча, ул очрашып йөргән егетенә килгән. Шул кичне сөйгәне белән телефон аркасында талашканнар. Гөлназ аңа телефонны кибеттән "рассрочка"га алып биргән булган. Ә ир бурычын түләргә уйламаган да, өстәвенә аны ломбардка тапшырган. Ачуы кабарган ир Гөлназның кычкыруына, акча таптыруына озак түзмәгән, муеныннан буа башлаган...Һәм хатын тын алмый башлагач, кулып ычкындырган. Аннан соң ул тиз генә әйберләр җыйган да, өеннән чыгып качкан.
Кызның әнисе кызын югалтып, полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң, икенче көнне җансыз гәүдәсен тапканнар. Башта буып үтерелүенең ачык билгеләре табылмаган, бармак эзләре дә күренмәгән, ләкин суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, хатын асфиксия нәтиҗәсендә үлүе ачыкланган.
Шикләнелүчене Кырмыскалы районында тоткарлаганнар. Бу кеше элек тә хөкем ителгән булган. Әле аны СИЗОга япканнар.
33 яшьлек Гөлназның кечкенә кызы ятим калган.