Җинаять һәм җәза
13 декабрь 2022, 18:30

Әни кеше йоклаганда сабые өстенә яткан...

Күкрәк баласының исән калу мөмкинлеге булмаган...

PixabayPixabay
Pixabay

Башкортстанның Учалы шәһәрендә бер ханым күкрәк баласы янында йоклап китә һәм аның өстенә ята. Нәтиҗәдә сабый үлә...

Бу хәл узган елның декабрь аенда була. Ана кеше күкрәк сабыен ашата һәм, бишеккә яткырып тормый, үз янына диванга сала. Йоклаганда ул сабые өстенә ята. Ни кызганыч, танавы һәм авызы капланган сабыйның исән калу мөмкинлеге булмый. Ул механик асфиксиядән җан бирә...

Хатынга карата саксызлык аркасында кеше үтерү буенча җинаять эше ачыла. Ул үз гаебен тулысынча таный.

 Шушы көннәрдә суд хатынга карата хөкем карары чыгарган. Аны бер елга ирегеннән чикләгәннәр.

Язмыштан узмыш юк дигәннәре шулмы икән? Бик аяныч хәл...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас