Җинаять һәм җәза
11 декабрь 2022, 07:02

Баласын подъездда калдырып киткән

Ана түгел, хәсрәт бу...

360tv.ru360tv.ru
Фото:360tv.ru

Мәскәүнең көньягында моңа кадәр баласын куркыныч астына куйганы өчен хөкем ителгән ананың яңа туган баласына тап булганнар. Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә. “Паромная урамындагы торак йорт подъездында беренче катта яңа туган баланы тапканнар. Ул якынча 7 көн элек дөньяга килгән”, – диелә ведомство хәбәрендә.

Бала одеялга төрелгән, тәне җәрәхәтләнмәгән. Әле аңа медиклар ярдәм күрсәтә, кыз баланы дәваханәгә салганнар. 

Баланың анасының шәхесе билгеле.  Ул күзәтү камерасына эләккән. Прокуратура фикеренчә, бу моңа кадәр баласын куркыныч астына куйган өчен хөкем ителгән 1981 елгы хатын. Аны тоткарлаганнар.“Ана кешенең яңа туган баласын үтерергә маташу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Бер тапкыр хөкем ителеп тә, янә шул юлга аяк баскан бу хәсрәт-ана. Мондый хәсрәт-аналарны балаларын ташлаудан утыртып кую гына коткарыр иде, мөгаен.  Ә иректә булгач, тагын бала тапкан. Һәм бер гаепсез сабыен шундый бәхетсезлеккә дучар иткән...

Чыганак: lenta.ru

Баласын подъездда калдырып киткән
Баласын подъездда калдырып киткән
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас