Җинаять һәм җәза
9 декабрь 2022, 14:55

Ирак төрмәсендә Русия кызлары

Ирак төрмәләрендә терроризм өчен хөкем ителгән 59 русияле хатын-кыз бар.

Islam-Today.ru Ирак төрмәсендә Русия кызларыIslam-Today.ru Ирак төрмәсендә Русия кызлары
Ирак төрмәсендә Русия кызларыФото: Islam-Today.ru

РФның Ирактагы илчесе Эльбрус Кутрашев әйтүенчә, ул бу вазифада эшли башлаганда аларның саны 63 булган. Бер хатын якты дөнья белән хушлашкан, өчесен иреккә чыгарганнар. Балигь булган хатын-хызлар террорчыларга ярдәм иткәннәре өчен - 15, балигь булмаганнар биш елга ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр. "Аларның бөтен гаепләре - боевик хатыннары булуда", - ди илче. Шуңа да аларны террорчыларга ярдәм итүдә гаеплиләр. Әгәр дә үзләре террорчы булган булса, аларны үлем җәзасына хөкем иткән булырлар иде. Чөнки Иракта террорчылык өчен нәкь шундый җәза каралган. Бу хатын-кызларның күбесе балигь булганчы ук кияүгә биргәннәр. Аларның язмышларын сайларга мөмкинлеге булмаган... Чыганак: Лента.ру

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас