

Тиздән Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек хатынга суд булырга тиеш. Ул бер ай дәвамында кладовкада үлгән нәни баласы гәүдәсен саклаган.
Төбәк прокуратурасы мәгълүматлары буенча, хәсрәт-ана баласын еш кына ялгызы калдырган, аны тәүлеккә нибары бер тапкыр ашаткан. Калган вакытында ул шәхси тормышын җайлау белән мәшгуль булган. Баласының тәнендә җәрәхәтләр барлыкка килгәч тә хатын дәваханәгә мөрәҗәгать итмәгән. Көннән-көн малаеның хәле начарайган һәм ул үлгән.
Баласының мәетенә тап булган ана җаваплылыктан курыккан. Шуңа улының гәүдәсен бала искеләренә төргән дә, чемоданга салып, кладовкага тыгып куйган. Һәм үзе шул фатирда яшәвен дәвам иткән. Бер айдан баланың мәетен
хатынның туганнары тапкан.
Аеруча рәхимсезлек белән үтерү маддәсе буенча җинать эше кузгатылган. Хәсрәт-анага 20 ел төрмә яисә гомерлеккә иректән мәхрүм ителү яный.
Кызганыч, кайсыбер парлар шулкадәр бала сөяргә хыяллана, ә кайчагында бу хатын кебек юньсезләре нарасыйларын тереләй үтерә.
Чыганак: lenta.ru