Җинаять һәм җәза
9 декабрь 2022, 11:13

4 миллионлык машинада юл кагыйдәләрен үтәмәсәң дә була күрәсең.

Машина йөртүчене 100 дән артык түләнмәгән штраф өчен тоткарлаганнар.

4 миллионлык машинада юл кагыйдәләрен үтәмәсәң дә була күрәсең.4 миллионлык машинада юл кагыйдәләрен үтәмәсәң дә була күрәсең.
4 миллионлык машинада юл кагыйдәләрен үтәмәсәң дә була күрәсең.

Иглин районында, М5 Урал трассасының 1496 кмнда, ЮХХДИ идарәсенең аерым батальоны хезмәткәрләре юлчыны туктатканнар. Машина хуҗасының  йөздән артык түләнмәгән штрафы булуы ачыкланган.

“Гомуми бурычы 76 мең сумнан артык. Машинаны туктаткан вакытта, 24 яшьлек егет, машина хуҗасының улы, Toyota Camry белән идарә иткән булган ", -дип хәбәр итә ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Суд приставлары вакыйга урынына чакырылган, машина махсус тукталышка урнаштырылган.

Чыганак:Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас