Җинаять һәм җәза
8 декабрь 2022, 14:19

Водитель таныклыксыз курыкмыйча йөрегән

Уфа кешесе ялган таныклык буенча машинасын штраф тукталышыннан алырга килгән.

Водитель таныклыксыз курыкмыйча йөрегәнВодитель таныклыксыз курыкмыйча йөрегән
Водитель таныклыксыз курыкмыйча йөрегән

Уфаның ЮХХДИ хезмәткәрләре машина йөртүченең ялган таныклык буенча йөрүен ачыклаганнар.

Башкалада яшәүче рөхсәт ителмәгән урында машина кую аркасында эвакуацияләнгән машинасын алу өчен ЮХХДИ полкына мөрәҗәгать иткән. Протокол төзегәндә, 42 яшьлек ирнең документы мәгълүмат базасындагы фотога туры килмәвен ачыкланган. Машина йөртү таныклыгы бөтенләй башка кешенеке булып чыккан.

Бу кешене 4 нче полиция бүлегенә алып килгәннәр һәм документы экспертиза үткәрү өчен җибәрелгән. Тикшерүләрдән соң Җинаять кодексының 327 матдәсе "Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, маркалар, мөһерләр, документлар ясау, сату” мутлашуы буенча җинаять эше кузгатылачак. Шоферга документларны каян һәм нинди шартларда алганын аңлатырга туры киләчәк”, - ди Башкортстанның Баш дәүләт юл инспекторы Владимир Севастьянов.

  Чыганак:.bashinform.ru

Фото:bashinform.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас