Җинаять һәм җәза
8 декабрь 2022, 13:40

Кайберәүләр үлем җәзасыннан гына курка бугай

Дмитрий Медведев үлем җәзасын кайтару мөмкинлеге турында белдерде.

Кайберәүләр үлем җәзасыннан гына курка бугайКайберәүләр үлем җәзасыннан гына курка бугай
Кайберәүләр үлем җәзасыннан гына курка бугай

“Русиядә үлем җәзасын тиз арада кире кайтару турында сүз юк, ләкин бу мөмкин һәм конституцияне үзгәртмичә. Сугыш чорында иң зур җинаятьләр кылучыларга карата бу кулланылырга тиештер. Мин беркайчан да үлем җәзасын тиз арада кире кайтару кирәклеге турында әйтмәдем. Моның өчен иң авыр сәбәпләр булганда гына мөмкин. Мәсәлән, илдәге иң зур җинаятьләр җәмәгать куркынычы тудырса. Моның өчен Конституцияне үзгәртергә кирәк түгел, бу бөтенләй кирәксез. Конституция судының үлем җәзасы турындагы хокукый матдәләрен үзгәртү дә җитә”, - диде Русиянең Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев.

Шәхси фикерем

Минем уйлавымча үлем җәзасын Көнбатыш илләренә ярарга тырышып бетерү гомүмән дөрес гамәл булмады. Америка Кушма Штатларында һәрбер штат үлем җәзасын үзенчә карый һәм күпләрендә ул тормышка ашырыла. Русия бу юнәлештә сүз кузгата башласа безне демократиясез һәм тоталитар ил дип гаепли башлыйлар. Ничә еллар буена ата – аналарны бишәр балалары белән үтереп чыкканнарын күреп киләбез һәм шул явызлар әллә тотыла, тотылсалар да 8 – 10 елдан соң иреккә чыгалар. Үлем җәзасы кире кайтарылмаса андыйлар иркенләп, дөнья хуҗасы булып йөрүләрен дәвам итәчәкләр.

Кыскасы, мин үлем җәзасын кире кайтару яклы. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Чыганак:ria.ru

Фото:ria.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас