Җинаять һәм җәза
7 декабрь 2022, 10:13

Эшкуарлар пиротехника сату нокталары өчен сугышып киткәннәр

Фейерверклар сатуның нәкъ “сезоны” шул, иң керемле вакыт.

zdorovieinfo.ruzdorovieinfo.ru
Фото:zdorovieinfo.ru

Екатеринбургта ике эшкуар арасында чыккан җәнҗал атыш белән массакүләм сугышуга әверелә. Киоск хуҗалары пиротехник эшләнмәләр сату нокталары өчен урын бүлешә алмаган.

Бу вакыйгага бер көн кала шәһәр микрорайоннарының берсендә законсыз рәвештә пиротехник эшләнмәләр сата торган ларёк урнаштырылган. Мондый “күрше”дән канәгать булмаган  шундый ук бизнес вәкиле киоскны алып китәр өчен эвакуатор чакырткан. Хуҗаның киоскны бирәсе килмәгән, әлбәттә. Ахырда бәхәс коралланган конфликтка әйләнгән –  коралланган бәрелештә ике яклап та 10 кеше катнашкан. Җәнҗалда катнашкан  19 яшьлек егеткә атканнар, ул дәваханәгә эләккән.

Хокук саклау хезмәткәрләре вакыйгага катнашлыгы булган ике кешене тоткарлаган, шулай ук кастетлар һәм пистолет патроннары өчен магазин белән ике машинаны тапканнар.  Җинаять эше кузгату турындагы карар каза күргән ирнең җәрәхәтләре  дәрәҗәсенә карап кабул ителәчәк.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас