Дим районы бакчачылык ширкәтләренең берсендә зур урлашу очрагы теркәлгән. 47 яшьлек бер ир полициягә мөрәҗәгать иткән.
Бер көнне ул эштән соң бакчасына танышын алып кайткан. Кайчагында аңа шулай килеп, төзелеш буенча ярдәм итешкән. Алар бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр, аннары танышы куна калган.
Иртән йорт хуҗасы уянганда иптәше инде чыгып киткән булган. Барсеткасында акчасы югалуын белгәч, ул полициягә хәбәр иткән. Анда 1,4 миллион сумнан артык акчасы юкка чыккан.
Полицейскийлар шикләнүчене тоткарлаган. Ул моңа кадәр дә җинаять юлыннан башы чыкмаган 38 яшьлек ир булув ачыкланган. Урлаган акчаны туздырып та өлгергән: очрашып йөргән кызына тун һәм алтын әйберләр сатып алып бүләк иткән.
Хәзер инде аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: mirtesen.ru