

Мәскәүдә карак барбершопны талар алдыннан анда чәчен кистергән һәм бераз ял иткән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итә.
“Төнлә карак Ирек урамындагы күпфатирлы йортның беренче катында урнашкан чәчтараш салоны тәрәзәсен ватып бинага кергән. Анда ул чәч кисә торган машинка белән причекасын төзәткән, бина эчендәге диванга ятып хәл җыйган. Соңыннан суыткычтан – эчемлекләр, кассадан акчларны алып, качкан”, – дип сөйли Волк.
Вакыйга турында полициягә иртән генә хәбәр итәләр: хезмәткәрләрнең берсе салонга килгәч, тузган бинаны һәм ватык кассаны күрә. “Караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче ирне җинаять урыныннан ерак түгел тоткарлыйлар.
Чыганак: Moslenta.ru