

Утыртырлармы? Ничек уйлыйсыз?
Октябрьский шәһәрендә бер ханым баласының телефонын урлауларын белдереп, полициягә гариза язган. Бу хакта Башкортстан буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул көнне әни кеше урамда уйнаган балаларын ашарга чакырып алган. Йорт алдында шалаш корып уйнаган малай телефонын онытып кергән. Кире чыканда инде телефон булмаган.
Полицейскийлар бу эш буенча 60 яшьлек бер кешене тоткарлаганнар. Ул гаебен таныган. Өй яныннан узып барганда җирдә яткан телефонны күреп алуын, аны сатып, үз кирәгенә тотынуын аңлаткан.
Нәтиҗәдә, теге гаилә күргән зыян 3 мең сум тирәсе тәшкил итә. Гаепле иргә карата җинаять эше ачылган. Аны ике елга төрмәгә ябып куюлары ихтимал. Әле эш судта.
Ни булып бетәр...
Чыганак:bash news
Фото: bash news