

5 декабрь көнне полициягә 41 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән һәм аның гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган.
Кумертау шәһәрендә яшәүче бу ир интим-хезмәтләрдән файдаланырга теләп, өенә кыз чакыртырга уйлаган. Интернетта бик мавыктыргыч игълан табып, телефон номер буенча шалтыраткан. Оператор аңа кызны өенә җибәрер алдыннан картага 81 мең сум акча күчерергә кушкан. Ир каршы килмәгән, күрсәтелгән номерга шул сумманы җибәргән дә, кызын көткән. Әмма килүче генә булмаган...
Алданган ир икенче көнне полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган.