Җинаять һәм җәза
5 декабрь 2022, 06:40

Ник акчасын алдан түлисез?!

Интернет аша әйбер сатып алганда алданучылар һаман очрап тора.

Ник акчасын алдан түлисез?!Ник акчасын алдан түлисез?!
Ник акчасын алдан түлисез?!

Гәзит битләрендә һәм сайтыбызда гражданнарны интернет аша әйберләр, кирәк-яраклар сатып алганда акчасын алдан сорасалар, сагаерга, андый сатучы белән эш итмәскә кирәклеге турында һәрдаим кисәтеп торабыз. Ләкин юк юк та алданучылар очрап тора.

Күптән түгел Башкортстанда яшәүче бер эшкуар урман сатып алырга уйлаган, ләкин нәтиҗәдә, полициягә мәрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Шунда ул барысын да сөйләп биргән.

Дуван районында яшәүче 47 яшьлек ирнең әйтүенә караганда, ул интернетта урман сатылуы турында игълан  күреп калган. Кызыксынып,  сатучысына сатып алырга теләве турында язган. САтучы ризалашкан, әмма мөһим шарт куйган – бәясен тулысынча алдан түләргә. Эшкуар ризалашкан һәм акчаларны тулысы белән сатучыга күчергән. Ләкин урманны да, акчасын да, теге сатучыны да иркәй бүтән күрмәгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас