Җинаять һәм җәза
3 декабрь 2022, 07:52

Тукмаган һәм интим фотоларын интернетка чыгарган

Уфалы хатын Белоретта үтерелгән Динә Махиянова язмышын кабатлаудан курка.

"Вся Уфа" телеканалы видеосыннан скриншот."Вся Уфа" телеканалы видеосыннан скриншот.
Фото:"Вся Уфа" телеканалы видеосыннан скриншот.

“Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, уфалы хатын Белоретта элекке ире үтергән Динә Махиянова язмышын кабатлаудан курка. Уфалы хатын берничә ел дәвамында яшь ир белән очрашып йөргән, соңрак ир хатынны аның белән гаилә кормауда һәм абортлар ясатуда гаепли башлаган. Элекке сөйгәне хатынны гына түгел, аның күршеләрен дә җәфалый башлаган.  

Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, әлеге ир менә инде өч ел дәвамында подъездда йомышын йомышлый, гомум йорт милеген җимерә. Аңа инде ничәмә тапкыр полициягә гариза язган булганнар, әмма ул җимерүен дәвам иткән. Мәсәлән, керә торган ишекне йортта яшәүчеләр 10 тапкыр алмаштырган.

“Ул миңа фатирда батарея янында яшәяәчксең дип янады”, – мәсхәрәләүләргә түзмәгән хатын “Вся Уфа” каналына ачынып сөйләгән. Кызның башына духи флаконын бәреп ваткан, даими шалтырата, интернетта аның интим фотоларын урнаштыра,социаль челтәрләрдә мыскыллы комментарийлар калдыра.

Телеканал ирнең тоткарлауларын сөйли. Аңа карата административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр. Шулай ук йортка салынган зыян күләме ачыклана. Ә яшь хатынны бүгенге көндә иң борчыганы – ни өчен һаман иргә карата җинаять эше кузгатылмый? Үтерү белән янаулары, тукмаулар өчен аңа ким дигәндә 6 елга ирегеннән мәхрүм ителү янарга тиеш. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас