Җинаять һәм җәза
3 декабрь 2022, 17:18

“Денсез” кешеләр андый урында эшләргә тиешме соң?

Уфада, җеназа оешмасы хезмәткәре пенсионерның 2 миллион сум акчасын урлаган.

“Денсез” кешеләр андый урында эшләргә тиешме соң?“Денсез” кешеләр андый урында эшләргә тиешме соң?
“Денсез” кешеләр андый урында эшләргә тиешме соң?

Уфаның Свердлов урамындагы  йортта яшәүчеләр полиция белән элемтәгә чыккан. Күршеләр фатирны су басуы һәм ят ис турында сөйләгән. Йортта яшәүчеләр фатир хуҗасының күптән күренмәгәнлеген әйткәннәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм муниципаль социаль хезмәтләр 83 яшьлек пенсионерның фатирын ачып кергәннәр. Эчтә, чүп өеменнән кала, бернәрсә дә табылмаган. Өлкән кеше күптән дәваханәдә булган.

Өенә кайткач, пенсионер 2 миллион сум акча юклыгын аңлаган. Тикшерү барышында, фатирны ачканда, фатир хуҗасы бәлки бакыйлыкка күчкәндер дип җеназа хезмәтенең 30 яшьлек хезмәткәре дә булуы ачыклана. Ул беркем дә күрмәгәндә шкафтан 2 миллион сум акчаны чәлдерергә өлгергән. Егет кулга алынган, аны суд карары көтә. Гаепләнүче пенсионерга барлык зыянны каплаган.

Якыннарыбызны соңгы юлга озатучы оешмаларда иң миһырбанлы һәм ярдәмчел кешеләр эшләргә тиештер бит инде ул. Ник алар шундыйлар, аларның бер туганнары да, якыннары да юк микәнни соң ул?

 Чыганак: gorobzor.ru

Фото: gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас