

Республикада коммерсантлар җирнең уңдырышлы катламын тергезгән (рекультивация) булып алтын чыгарганнар. Бу хакта күзәтчелек итүче ведомствода хәбәр итәләр.
“Эшләр алып барганда тирә-як мохитне саклау кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешле җирләрдә “Альтинвест” һәм башка подрядчы оешмалар җир участогының уңдырышлы катламын тергезгән булып законсыз рәвештә алтын чыгарып ятканнар. Эшләр барышында 600 мең квадрат метр мәйдан җирләрдә туфракның уңдрышлы катламы бозылган, тирә-як мохит 500 миллион сумга якын күргән зыян.
Чыганак: gtrk.tv